ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2016 ел
шимбә

Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы өченче пар игезәкләрне теркәделәр. Тафеевлар гаиләсендә туган кызларга Валерия  һәм Елизавета дип исем куштылар.   ГХАТ бүлеге чын күңелдән әти-әниләрне бәбиләре туу белән котлады һәм  сау-сәламәт, бәхетле булып үсүләрен теләп калды!


22
июль, 2016 ел
җомга

Бала туу – олы бәхет, ә берьюлы игезәкләр туувы, бәхет икеләтә! Шулай итеп, 2016 елның июль аенда Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, чираттагы, ике пар игезәкләр - Насыровлар гаиләсендә кызлар Мәликә һәм Мәрьям һәм Клещевлар гаиләсендә кызлары Маргарита һәм малалары Матвей тууы теркәлгән. 7 һәм 10 июльдә сабыйларның дөньяга килүләренең аермасы нибары бер минут. Яшь гаилә пары Клещевлар Алексей һәм Гөлнара беренче тапкыр әти-ани булдылар, ә Насыровлар Динар һәм Гөлназ икенче һәм өченче тапкыр туган балаларына әти-әни буларак шатлык хисләрен тойдылар.

2016 елның 22 нче июль көнендә Никахлашу сараеның төп залында никах теркәү тантанасы үтте.


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Башкарма комитетның гражданлык хәлате актларын теркәү бүлеге  җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина быел бездә күпме гаилә корылуы, бәби тууы, күпме кешенең вафат булуы турында узган елның шушы чоры (беренче яртыеллык) белән чагыштырып сөйләде. Гаилә бәхетен татып өлгермәгәннәргә бер-берсен табып кавышуда ничек ярдәм итәргә, дигән сорауга да җавап эзләп карадылар башкарма комитет утырышында.

      Әлмәт муниципаль районының почетлы гражданы, Бөек Ватан сугышы ветераны, III нче ранг капитаны, Бөек Ватан сугышының  IIнче дәрәҗәле орден  Кавалеры, ”Хезмәт Кызыл Байрагы”, ”Почет билгесе” иясе. Япония сугышында җиңү яулаган очен медаль белән бүләкләнгән, 1995 нче елны Мәскәүдә үткәрелгән Җиңү парадында катнашучы, 2005 нче елны “Россиянең иң күркәм кешеләре”энциклопедиясенә керүче Хуҗахметов Васыл Фатыйх  улы үзенең тормыш иптәше Альфинур Солтан кызы белән 2016 нчы елның 21нче июлендә бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.(гомер туеның 60 елы).

2016 елның 21 нче июль көнендэ Теләче районы Төрек - Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Шәяхметова Зөлькамал Шәяхмәт кызына 90 яшь тулды.

Шул уңайдан Зөлькамал апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән, гражданнар актларын теркәү бүлеге мөдире исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Түбән Кама муниципаль районында 2016 бала теркәлде.

2016 елның 21 июлендә Мәдәният министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе коллегиясе утырышы узды. Коллегия утырышында көн тәртибенә "Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча эшчәнлекне камилләштерү мәсьәләсе: 2016 елның беренче яртыеллык йомгаклары һәм перспективага бурычлар" куелды. 

Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.

         2016 елның 21 июлендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова авыл җирлеге сәркатипләре белән җыелыш үткәрде. Җыелышта гражданнар хәле актларын теркәү, үлем актын вакытында теркәү сораулары каралды. 2016 елның 1 ярты еллыгына эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International