Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе коллегиясе утырышы

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 21 июлендә Мәдәният министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе коллегиясе утырышы узды. Коллегия утырышында көн тәртибенә "Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү буенча эшчәнлекне камилләштерү мәсьәләсе: 2016 елның беренче яртыеллык йомгаклары һәм перспективага бурычлар" куелды. 

Үзенең чыгышында Альбина Рафаил кызы гражданлык хәле актларын теркәү буенча  ЗАГС органнарының эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, күчмә тикшерү нәтиҗәләрен, норматив-хокукый базага кертелгән үзгәрешләр турында әйтеп китте. Аерым игътибар Татарстан Республикасында гаилә-никах вәзгыятенә бирелде, гаилә интститутын ныгыту, аерылышулар санын киметү һәм башка сораулар каралды.

Әлеге өлкәдә эшләү тәҗрибәсе белән Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе башлыгы Гүзәл Фәрит кызы Габбасова уртаклашты, аның чыгышының темасы: "Креатив проектлар призмасы аша гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру һәм гаиләдә иминлек булмауны профилактикалау".

Шулай ук сүз Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесенә - Ләйлә Ринат кызы Фазлыевага бирелде. Үз чыгышында ул Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы парлары хөрмәтенә тантаналы рәвештә кабул итү мәҗлесен үткәрү һәм башка сорауларга тукталды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International