Түбән Кама муниципаль районында 2016 бала теркәлде.

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

       2016 елның 21 июль көнендә Түбән Кама муниципаль районы актлар теркәү идарәсендә 2016 номерлы акт язмасы теркәлде. Әлеге кечкенә “юбилей” 2015 елдан традиция итеп алынды. 2015 елда 2015 номерлы акт язмасы 20 июль көнне теркәлде.

         Актлар теркәү идарәсе Ленар һәм Резеда Салимҗановларны чын күңелдән уллары Ранел тууы белән котлый. Сау сәләмәт, бәхетле, тәүфиклы бала булып үссен дигән теләктә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International