Әлмәт муниципаль районында бриллиант туй

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

      Әлмәт муниципаль районының почетлы гражданы, Бөек Ватан сугышы ветераны, III нче ранг капитаны, Бөек Ватан сугышының  IIнче дәрәҗәле орден  Кавалеры, ”Хезмәт Кызыл Байрагы”, ”Почет билгесе” иясе. Япония сугышында җиңү яулаган очен медаль белән бүләкләнгән, 1995 нче елны Мәскәүдә үткәрелгән Җиңү парадында катнашучы, 2005 нче елны “Россиянең иң күркәм кешеләре”энциклопедиясенә керүче Хуҗахметов Васыл Фатыйх  улы үзенең тормыш иптәше Альфинур Солтан кызы белән 2016 нчы елның 21нче июлендә бриллиант туйларын билгеләп үтәләр.(гомер туеның 60 елы).

    60 ел бергә гомер итү-сирәк күренеш. Васыл Фатыйх улы һәм Альфинур Солтан кызының 60 ел бергә гомер итүләре хөрмәткә лаек. Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык конендә Хуҗахметовлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаль тапшырылды. Алар бергәләшеп 3 малай үстерделәр. Бүгенге көндә 4 онык һәм 2 оныкчык хөрмәтле гаиләне шатландыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International