2016 елның 22 нче июль көнендә Никахлашу сараеның төп залында никах теркәү тантанасы үтте. Яңа гаилә коруларын раслап Дәвләтгәрәев Юрис белән Миннигәлиева Алсу актлар теркәу китабына 800 нче номер астында кул куйдылар.
Алсу Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсенең тантаналар булегенең алып баручысы булып эшли. Аның шәхси сыйфатларына килгәндә хезмәт сөючәнлек, кешелеклелек, ягымлылык кебекләрне билгеләп утеп була. 500 дән артык парның никахын теркәгәннән соң Алсуга узенә дә кәләш булу шатлыгын татып карарга насыйп булды.
ГХАТ идарәсенең хезмәткәрләре яшләрне тормышларында булган мөһим вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәләр, күңел тынычлыгы, мәхәббәт һәм бәхет аларның гаиләсе белән һәрчак янәшә атласын дигән теләктә калалар.