2016 елның 21 нче июль көнендэ Теләче районы Төрек - Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Шәяхметова Зөлькамал Шәяхмәт кызына 90 яшь тулды.
Шул уңайдан Зөлькамал апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән, гражданнар актларын теркәү бүлеге мөдире исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.