Нурлатта игезәкләргә Валерия һәм Елизавета дигән исемнәр куштылар

2016 елның 23 июле, шимбә

Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы өченче пар игезәкләрне теркәделәр. Тафеевлар гаиләсендә туган кызларга Валерия  һәм Елизавета дип исем куштылар.   ГХАТ бүлеге чын күңелдән әти-әниләрне бәбиләре туу белән котлады һәм  сау-сәламәт, бәхетле булып үсүләрен теләп калды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International