Әлки район башкарма комитеты утырышында демография мәсьәләләре каралды

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Башкарма комитетның гражданлык хәлате актларын теркәү бүлеге  җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина быел бездә күпме гаилә корылуы, бәби тууы, күпме кешенең вафат булуы турында узган елның шушы чоры (беренче яртыеллык) белән чагыштырып сөйләде. Гаилә бәхетен татып өлгермәгәннәргә бер-берсен табып кавышуда ничек ярдәм итәргә, дигән сорауга да җавап эзләп карадылар башкарма комитет утырышында. Төрле тәкъдимнәр әйтелде: авыл җирлекләре советлары бу юнәлештә күбрәк эшләсен иде, дигәне дә (совет чорында актив булган хатын-кызлар советлары искә төште), клубларда шундый эчтәлекле чараларны ешрак үткәрәсе иде, дигәне, хәтта яучылар җитешми, алар булса, кыюсызларга парлы булырга булышыр иделәр, дигән фикер дә яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International