Бала туу – олы бәхет, ә берьюлы игезәкләр туувы, бәхет икеләтә! Шулай итеп, 2016 елның июль аенда Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, чираттагы, ике пар игезәкләр - Насыровлар гаиләсендә кызлар Мәликә һәм Мәрьям һәм Клещевлар гаиләсендә кызлары Маргарита һәм малалары Матвей тууы теркәлгән. 7 һәм 10 июльдә сабыйларның дөньяга килүләренең аермасы нибары бер минут. Яшь гаилә пары Клещевлар Алексей һәм Гөлнара беренче тапкыр әти-ани булдылар, ә Насыровлар Динар һәм Гөлназ икенче һәм өченче тапкыр туган балаларына әти-әни буларак шатлык хисләрен тойдылар. Яшь гаилә, игезәкләр туувы белән, шунда ук, дәүләт программасы - ана капиталы алу буенча катнашучылар булдылар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле ата-аналарга туу турында таныклык тапшырдылар, аларга балалар тәрбияләүдә уңышлар һәм сабырлык, ә нәниләргә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләделәр.
Барлыгы, 2016 елның башыннан алып, бүгенге көнгә кадәр Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10 пар игезәк балалар теркәлгән.