Авылның мактаулы кешесе

2016 елның 26 июле, сишәмбе

Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Анна Осиповна Палагинага  104 яшь тулды.

Аны туган көне белән котларга Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, ветераннар советы һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре килде.

Анна Осиповна  олы тормыш юлы үткән кеше, ул сиксән биш яшькә кадәр эшли. Озак еллар ул терлекчелектә хезмәт куя, аннары төрле эшләргә йөри. Гомер буе намус белән эшләгәне өчен аны авылның мактаулы кешесе итеп саныйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International