Россия Федерациясе гражданины паспортын тантаналы тапшыру шәһәр көне һәм нефть һәм газ сәнәгате эшчеләре көненә багышланды.Традиция буенча,яшьләр үзәгендә уздырылды.Россиянең 100 яшь гражданины бу рәсми документны Россия эчке эшлэр министрлыгы, Әлмәт районының миграция буенча бүлек начальнигы И.К.Губаев кулыннан алдылар.
"Көзге изгелек атнасында — игелекле эшләр эстафетасы" дигән исем астында үткәрелгән Республика акциясендә Түбән Кама районының Олы Афанас мәктәбенен югары сыйныф укучылары да читтә калмады.
Кукмара ГХАТ булегендә 6 сентябрь көнне безнен район буенча өченче пар игезәкләр теркәлде. Ике кыз бала Татар Толлысында яшәүче Шәвәлиевлар Марсел һәм Елизавета гаиләсендә туа. 29 августта дөньяга килгән игезәкләргә Айзилә һэм Айзирәисемнәре кушалар – алар гаиләдә беренче балалар.
Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә -2500 енче яңа туган бала теркәлде.
Лениногорск шәһәре ЗАГС хезмәткәрләре шушы көннәрдә Петров Альберт Федор улы һәм Любовь Владимир кызының бергә яшәүләренә 35 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Һәм бу тантанана турында 2016 елда почетлы юбилярлар кенәгәсенә теркәлеп куелды. Юбилярлар үзләренең яшьлек чорларын бик дулкынланып искә төшерделәр. Алар танышканда Альбертка 16 яшь, ә Любага 13 яшь кенә була әле. 1981 елның август аенда Люба белән Альберт язылышалар һәм бик матур гаилә корып җибәрәләр. Бәйрәмдә юбилярларның барлык тату гаиләсе дә катнашты. Бу матур парларга коралл юбилейлары белән котлап Символик таныклык тапшырылды.
“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Зәйдә әле оешып кына килә. Әлеге хатын-кызлар оешмасының максаты изгедән – ул татар халкеының телен, мәдәниятен, гореф гадәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча эш алып барачак. Бүгенге утырышта да Актаныш районында булып үткән киңәшмәдән соң фикер алышулар, тәкъдимнәр тыңланды.
КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Викторовна Миронова булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде. Элина Викторовна гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.
Владимир Вавилов кызын югалта, ә ел узгач ул,онкология белән авыру балалар өчен әлеге фондны оештыра. 2002 елдан бирле һәрбер Казанлы Вавиловлар гаиләсенә килгән зур фаҗиганы белә. Акчаны операция өчен бөтен шәһәр җыя. Табиблар балага канда яман шеш диагнозы куялар, әмма күп дәвалануга карамастан, кыз үлә.
2016 елның 5 сентябрендә Түбән Кама ГХАТ идарәсе залында «Гаилә тәрбиясе әлифбасы»ның беренче дәресе үтте. ГХАТ идарәсенә 3, 6, 10, 31 номерлы мәктәп укучылары чакырылды.
Бәхет, аны көтеп, чын күңелдән теләп алган гаиләләргә килә. Ә сабый туган гаиләдә бәхет күп тапкырларга артып килә.
ГХАТ бүлегендә эшләүчеләргә икеләтә сөенеч: әле күптән түгел генә яңа гаилә тууга шахит булдык, ә бүген яшь парларыбыз зур бәхет “әти-әни” булу сөнече белән кабат безгә киләләр.