"Көзге изгелек атнасында — игелекле эшләр эстафетасы" дигән исем астында үткәрелгән Республика акциясендә Түбән Кама районының Олы Афанас мәктәбенен югары сыйныф укучылары да читтә калмады.

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

       "Көзге изгелек атнасындаигелекле эшләр эстафетасы" дигән исем астында үткәрелгән Республика акциясендә Түбән Кама районының Олы Афанас мәктәбенен югары сыйныф укучылары да читтә калмады. 2016 елның 07 сентябрендә алар Бөек Ватан сугышы ветераны Попов И.Ф. өенә бардылар.

         93 яшьлек ветеран балаларны ачык чырай белән шатланып каршы алды. Инде 93 не тутырып, олы яшьтә булуына да карамастан, ул үзенең тормыш иптәше белән балаларны чәй табыны артына утыртып, тәмле нигъмәтләр белән сыйлады. Үзенең сугыш хатирәләре белән уртаклашты, яшьлек еллары турында сөйләде. Очрашу ахырында укучылар әби белән бабайга бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренң күчтәнәчләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International