2016 елның 5 сентябрендә Түбән Кама ГХАТ идарәсе залында «Гаилә тәрбиясе әлифбасы»ның беренче дәресе үтте. ГХАТ идарәсенә 3, 6, 10, 31 номерлы мәктәп укучылары чакырылды.
Түбән Кама ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназ Илдус кызы Закирова укучыларга ГХАТ идарәсе тарихы, хезмәткәрләрнең эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү язмалары белән таныштырды. Укучылар тарихи язмаларны кызыксынып карадылар. Гөлназ Илдус кызы балаларга гаилә сүзенең төп мәгънәсен аңлатып, аларның игътибарын гаиләнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыныа юнәлдерде.
Очрашу ахырында балалар гаилә темасына багышланган викторинада бик теләп катнаштылар. “Гаилә – ул кечкенә бер галәм” уены да аларга ошады.
«Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресләре Түбән Кама мәгариф идарәсе белән берлектә алып барыла. Әлеге программа кысаларында үткәрелүче дәресләр балаларга һәм яшүсмерләргә дөньяга позитив караш формалаштыра, яшь буынның интеллектуаль һәм мәдәни дәрәҗәсен үстерүгә ярдәм итә.