Россия Федерациясе гражданины паспортын тантаналы тапшыру шәһәр көне һәм нефть һәм газ сәнәгате эшчеләре көненә багышланды. Традиция буенча,яшьләр үзәгендә уздырылды. Россиянең 100 яшь гражданины бу рәсми документны Россия эчке эшлэр министрлыгы, Әлмәт районының миграция буенча бүлек начальнигы И.К.Губаев кулыннан алдылар.
Ильдар Камилович ,паспорт алуның һәрбер яшь кеше тормышында бик әһәмиятле һәм тантаналы вакыйга икәнен билгеләп үтте. Чөнки менә шушы көннән ул Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданына әверелә.
Паспорт алу көнен-кешенең тормышында иң мөһим көн дип санарга була. Тормышның иң кирәкле документы- Россия Федерациясе гражданы паспортын алу яшь кешеләрнең исендә гомерлеккә калыр дип ышанасы килә.