Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә -2500 енче яңа туган бала теркәлде. “Юбиляр” бала Гумеров Салават һәм Гөлия гаиләсендә беренче бал булып туды. Әти-әниләре аңа курку белмәс Вилдан исемен куштылар. Борынгы фарсы телендә бе исем “оҗмах хезмәтчесе” дигәнне аңлата.
ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре яшь гаиләне яңа туган сабыйлары белән котлап, туу турында таныклык тапшырдылар. Яшьләргә гаилә бәхете, бала тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Рәис улы Метшин үзенең котлау открыткасында кечкенә түбәнкамалыларга менә шушы юллларны җиткерде: “Кадерле сабый! Түбән Кама шәһәренең 50 еллыгына тагын бер бала аваз салды. Сезнең гаиләгә ул бер матур чәчәк . Балалар – тормышыбыз чәчәкләре. 50-еллык Түбән Камада туган сабыйлар безнең шәһәребезгә җылылык өсти, урамнарга якты нур булып керә, күңелләргә дәрт биреп, тагын зур эшләргә, уңышларга канатландыра”