“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Зәйдә әле оешып кына килә. Әлеге хатын-кызлар оешмасының максаты изгедән – ул татар халкеының телен, мәдәниятен, гореф гадәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча эш алып барачак. Бүгенге утырышта да Актаныш районында булып үткән киңәшмәдән соң фикер алышулар, тәкъдимнәр тыңланды. Оешманың эшчәнлеген танып белүгә һәм пропагандалауга чаралар билгеләнде. Инде 1 октябрь –өлкәннәр көненә багышланган чәй бәйрәмен оештыру да мөһим чараларның берсе булып тора. Алга таба калфак тегү һәм чигү буенча мастер-класс үткәрү һәм киләчәктә аларны һәрбер татар хатын- кызы киеменең аерылгысыз бизәге булыр дип фикерләделәр.