Кукмара ГХАТ булегендә 6 сентябрь көнне безнен район буенча өченче пар игезәкләр теркәлде. Ике кыз бала Татар Толлысында яшәүче Шәвәлиевлар Марсел һәм Елизавета гаиләсендә туа. 29 августта дөньяга килгән игезәкләргә Айзилә һэм Айзирәисемнәре кушалар – алар гаиләдә беренче балалар.
Шәвәлиевлар гаиләсен икеләтә арту белән чын куңелдән котлыйбыз, ике кыз тууы аларга икеләтә шатлык һәм бәхет китерсен, исән-сау үстерергә язсын.
Мәгълүмат өчен, безнең районда быел 410 бала туган.