Сабый дөньяга килү – гаиләдә иң зур бәхет

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Бәхет, аны көтеп, чын күңелдән теләп алган гаиләләргә килә. Ә сабый туган гаиләдә бәхет күп тапкырларга артып килә.

ГХАТ бүлегендә эшләүчеләргә икеләтә сөенеч: әле күптән түгел генә яңа гаилә тууга шахит булдык, ә бүген яшь парларыбыз зур бәхет “әти-әни” булу сөнече белән кабат безгә киләләр.

Балык Бистәсе ГХАТ бүлегендә Ришат белән Айзилә Фәттаховлар гаиләсендә беренче сабыйлары – уллары “Данир” тууны теркибез. “Данир” исеме ышанычлы дигәнне аңлата. Ул үзенә нәрсә кирәген төгәл белә. Бу исем йөрткән кешеләр, инде сабый чактан ук әйләнә-тирәдә хөрмәт казаналар.

“Бәхет гаиләдә туа” дип кабатлаудан туктамыйбыз без. Чөнки чын ярату, хөрмәт булган гаиләдә мәрхәмәт һәм бәхетле тормыш хөкем сөрә. Һәрбер гаилә төзегән парга да без “әти”‑“әни” бәхетен татып яшәүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International