ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

      2016 елның 7 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 37 Чаллы гаиләсе алды.

Бу  көннәрдә Зәй ГХАТ бүлегендә агымдагы елның дүртенче  пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Байбековлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти - әни бәләкәчләргә Әнвәр һәм Әсхәт  дигән исемнәр бирделәр. 

   Яр Чаллы Тантаналар сараенда шәһәр финанс структуралары вәкилләре чарасы узды. Финансистларны һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр Мэры Наил Мәһдиев котлады. Финанс структуралары  хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - финансист Көне 19 август 2011 ел № 1101 Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә расланган. Финансист көне Чаллыда ел саен билгеләп үтелә, анда  лаеклы вәкилләр хөрмәтләнә.

8 сентябрь көнне Лениногорск шәһәре  ЗАГС бүлегенең  барлык  белгечләре  Энергияне сакчыл куллану  һәм энергиягә сакчыл караш  шәхси декларация  петицияләренә  кул кую  акциясендә катнаштылар.


7
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Гаилә – җылы учак. Бары тик гаиләдә генә син бәхетле. Бары тик гаиләдә генә сине сагынып, көтеп торалар.

Республика күләм “Көзнең игелек атнасы” кысаларында Балык бистәсе районында яшь буын вәкилләренә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы узды.

Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2000 нче бала туу акты теркәлде.Яшь гаиләдә Миронов Евгений һэм Юлиянең кечкенә бәләкәчләре туды.Аңа Ева дигән исем бирделәр.Библияда азылганча бу исемне кешелек токымына башлангыч биргән беренче хатын-кыз йөрткән.

Бөек Ватан сугышы ветераннары илебезнең бар халкы өчен дә иң хөрмәтле һәм зур игътибарга лаеклы кешеләр. Рәхмәт Аланы  поселогында дөньяга килгән,   Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльметдин Әгъмалов шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Фархутдинов Җәүдәт абый һәм Марселия апа гаиләсе лаеклы ялда булсалар да бик актив тормыш алып баралар, барлык бәйрәмнәрдә аларның кунакчыл  өйләрендә уза. Бүгенге көндә дә тулы тормыш белән яшиләр: казын-урдәген, сарык-үгезен үстерәләр.

Клара Иван кызы белән Рөстәм Шәех улы Хөсәеновларның гаилә корып тормыш башлаган көннәренә 20 ел гомер үткән. Беренче очрашу, беренче караш... Менә инде “бәллүр” юбилей. Бу иң әйбәт кадерле гомер юлы. Уртак шатлык, җиңүләр, кызлары Хәнзия һәм уллары Арслан өчен горурлык! Гадәт буенча юбилярларга Символик таныклык тапшырыла.

7 сентябрь көнне Иске Бүсеряк авылында яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Екатерина Совенковага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район ветераннар Советы җитәкчесе Марсель Хузин, Новоспасск авыл җирлеге башлыгы Анна Быля һәм автоклуб хезмәткәрләре килгән иде. Марсель Салих улы ветеранга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, автоклуб хезмәткәрләре юбилярны котлап җырлар һәм изге теләкләр бүләк иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International