Яр Чаллы Тантаналар сараенда шәһәр финанс структуралары вәкилләре чарасы узды. Финансистларны һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр Мэры Наил Мәһдиев котлады. Финанс структуралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - финансист Көне 19 август 2011 ел № 1101 Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә расланган. Финансист көне Чаллыда ел саен билгеләп үтелә, анда лаеклы вәкилләр хөрмәтләнә.