Фархутдинов Җәүдәт абый һәм Марселия апа гаиләсе лаеклы ялда булсалар да бик актив тормыш алып баралар, барлык бәйрәмнәрдә аларның кунакчыл өйләрендә уза. Бүгенге көндә дә тулы тормыш белән яшиләр: казын-урдәген, сарык-үгезен үстерәләр. Алар балалары һәм оныклары өчен зур терәк. Олуг юбилее белән Марселия апаны котларга Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы һәм секретаре килделәр. Аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге һәм Җәүдәт абый белән тигезлектә гомер итүләрен теләделәр.