Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2000 нче бала теркәлде

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районының ЗАГС бүлегендә 2000 нче бала туу акты теркәлде.Яшь гаиләдә Миронов Евгений һэм Юлиянең кечкенә бәләкәчләре туды.Аңа Ева дигән исем бирделәр.Библияда азылганча бу исемне кешелек токымына башлангыч биргән беренче хатын-кыз йөрткән.

Ева исеменең борыңгы еврей теленнән тәрҗемәсе “тормыш бүләк итүче” дигәнне аңлата.Мироновлар гаиләсендә Ева икенче бала булып туган.ЗАГС бүлеге хезмәткәре Артемьева Ольга яшь гаиләне котлады, Еваның беренче документын-туу турында таныклыгын бәхетле әтигә  тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International