Бөек Ватан сугышы ветераннары илебезнең бар халкы өчен дә иң хөрмәтле һәм зур игътибарга лаеклы кешеләр. Рәхмәт Аланы поселогында дөньяга килгән, Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльметдин Әгъмалов шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
90 яшьлеге уңаеннан ветеранны Түбән Сон авыл җирлеге башлыгы Равил Шәфигуллин, авыл җирлеге өчен җаваплы җитәкче Хәлим Галимов hәм Түбән Сон урта мәктәбе укучылары котладылар, юбилярга ил президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Анатолий Иванов имзалаган котлау хатларын, бүләкләр тапшырды.