Зәй районнында юбилярны котладылар

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

7 сентябрь көнне Иске Бүсеряк авылында яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Екатерина Совенковага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район ветераннар Советы җитәкчесе Марсель Хузин, Новоспасск авыл җирлеге башлыгы Анна Быля һәм автоклуб хезмәткәрләре килгән иде. Марсель Салих улы ветеранга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, автоклуб хезмәткәрләре юбилярны котлап җырлар һәм изге теләкләр бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International