Бергә яшәүләренә 35 ел

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Лениногорск шәһәре ЗАГС хезмәткәрләре шушы көннәрдә Петров Альберт Федор улы һәм Любовь Владимир кызының бергә яшәүләренә 35 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Һәм бу тантанана турында 2016 елда почетлы юбилярлар кенәгәсенә теркәлеп куелды.  Юбилярлар  үзләренең яшьлек чорларын бик дулкынланып искә төшерделәр. Алар танышканда  Альбертка 16 яшь, ә Любага 13 яшь кенә була әле.  1981 елның август аенда  Люба белән Альберт язылышалар һәм бик матур гаилә корып җибәрәләр. Бәйрәмдә юбилярларның барлык тату гаиләсе дә катнашты. Бу матур парларга коралл юбилейлары белән котлап Символик таныклык тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International