Владимир Вавилов кызын югалта, ә ел узгач ул,онкология белән авыру балалар өчен әлеге фондны оештыра. 2002 елдан бирле һәрбер Казанлы Вавиловлар гаиләсенә килгән зур фаҗиганы белә. Акчаны операция өчен бөтен шәһәр җыя. Табиблар балага канда яман шеш диагнозы куялар, әмма күп дәвалануга карамастан, кыз үлә.
Медицина ярдәменә мохтаҗ авыру балалар бик күп, шуңа күрә 2012 елда Владимир Татарстанда беренче балалар хосписы ачарга тәгьдим ясый. Фондка Татарстанда һәм Россиядә яшәүче яхшы кешеләр, пенсионерлар һәм укытучылар акча күчерәләр. Фондка 100 млн. сум акча җыела һәм Татарстанда беренче хоспис төзелә башлый.
2015 елда Анжела Вавилова исемендәге йөрәк формасындагы куб Татрстандагы һәрбер ГХАТ бүлегенә куела. Тантана вакытыннан соң яшь парлар игелекле эштә катнаша, битараф калмаган һәр кеше үз өлешләрен кертергә тырыша элеге кубка. Ә 5 нче сентябрь көнне Алексеевск ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фондына өч ай эчендә 2400 сум җыелган акчаларны күчерделәр.