Гаилә үзәгендә ярәшү йоласын Гашыйклар көнендә, ягъни 14-нче февральдә уздырырга планлаштыралар.
Бүген Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Үзәк районы 57 номерлы хокукый белемнәр мәктәбе укучылары өчен "ЗАГС органнары эшчәнлеге", "Гаилә статусынның яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды. Экскурсияне белгече шәһәренең ГХАТ идарәсенең Лейсан Ахметшина үткәрде.
Туган балаларның 8- малайлар, 13- кызлар. 6 бала гаиләдә беренче булып, 5 – икенче, 6- өченче булып , 4 – дүртенче булып туды. Бер гаиләдә игзәк балалар туды.
1 февральдә ЗАГС булегендә авыл башкарма комитеты белгечләре белән киңәшмә уздырылды. Киңәшмәнең төп темасы – гражданлык хәле актларын теркәү мәсьәләләренә кагылышлы яңалыклар турында фикер алышу булды.
Тәтеш авыл хуҗалыгы педколледж базасында 31 январь көнне “Гаилә – ул бәхет ачкычы” дип аталган түгәрәк өстәл формасында чара үткәрелде. Әлеге чара райондагы аерылышучы парлар санын киметүгә юнәлдерелгән иде.
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, үткән елда буалы әти-әниләр улларына Кәрим, Самат, Әмир, Ислам, Айнур, кызларына Ясминә, Арина, София, Азалия, Валерия исемнәрен иң еш кушканнар. Сирәк бирелгәннәре – Айзат, Айназ, Альмир, Амаль, Андрей һәм Аделя, Адилә, Айгөл, Айлина, Алла. Быел да кызлардан Ясминә “алда бара”, ир балаларга күбрәк Роман исемен сайлыйлар.
Аяк баскан елның беренче ае төгәлләнде. Гыйнвар аенда эш көннәре гадәттәгедән азрак исәпләнсә дә, никах рәсмиләштерүдә бу ай уңдырышлы булды. Гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 45 яңа гаилә туды. Бу көн яшьләр өчен иң истәлекле вакыйга булып хәтердә уелып калсын, ә никахлары ныклы, бәхетле булсын.
2017 елның 31 гыйнварендә Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 100-нче бала туу очрагын теркәделәр. "Юбилей" бала булып – Владимир булды, ул Марина Виктор кызы һәм Евгений Владимир улы Фунт гаиләсендә икенче бала булып туган.
2017 елның 31 гыйнвар көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге бинасында МБГИ 12 нче номерлы лицей укучылары өчен белемне арттыру экскурсиясе оештырылды. Моңа кадәр укучылар өчен ГХАТ бинасы бәйрәм үзәге кебек күз алдына китерелсә, бүлек белгече Юнысова Светлана Анатолий кызы белән уздырылган әңгәмәдән соң, алар бу бинада бәйрәмнәрдән тыш тагын күп кенә чаралар алып барылганлыгы турында белделәр.
Яшел Үзән муниципаль района башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 2017 елның беренче игезәк балалары теркәлгән. Яңа туган балалар гаиләдә өченче һәм дүртенче бала булып туганнар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әтине игезәк балалары туу белән котладылар һәм балаларын тормышындагы– туу турында таныклыкны тапшырдылар.