2017 елның 31 гыйнварендә Яшел Үзән районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 100-нче бала туу очрагын теркәделәр. "Юбилей" бала булып – Владимир булды, ул Марина Виктор кызы һәм Евгений Владимир улы Фунт гаиләсендә икенче бала булып туган.
Владимирның туу турында таныклыгын ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле ата-анага Перинаталь үзәктә тапшырдылар, анда, шулай ук, Яшел Үзән муниципаль районының яңа туган балаларының дәүләт теркәвен гамәлгә ашыралар.