Гаилә үзәгендә ярәшү йоласын Гашыйклар көнендә, ягъни 14-нче февральдә уздырырга планлаштыралар.
Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе рус һәм татар халыклары өчен хас булган ярәшү йоласын уздыру традициясен яңарта. Вәгъдәләшү-ярәшү йоласы русларда һәм татарларда элек-электән килгән, шул көннән башлап яшьләр кияү һәм килен булып саналган, туйга әзерләнә башлаганнар, һәм аларны инде беркем дә диярлек аера алмаган. Вакытлар узу белән әлеге гадәт үзгәргән, әмма үз кыйммәтен югалтмаган. Гашыйклар традиция буенча Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенә гариза бирү белән кияү һәм кәләш булып санала башлыйлар. Әлеге вакыйгага тантаналы һәм матур төсмер биреп була. Тантана үз эченә сөйгәнеңә йөзек бирү, кияү һәм кәләшнең романтик биюен һ.б.ларны алырга мөмкин. Тантанада шулай ук әти-әниләр, туган-тумачалар һәм дуслар катнаша ала. Гаилә үзәгендә ярәшү йоласын Гашыйклар көнендә, ягъни 14-нче февральдә уздырырга планлаштыралар. Әлеге гореф-гадәт белән кызыксынган кешеләр 590-11-53 телефон номеры буенча шалтырата ала, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.