Яшел Үзән муниципаль района башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 2017 елның беренче игезәк балалары теркәлгән. Яңа туган балалар гаиләдә өченче һәм дүртенче бала булып туганнар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әтине игезәк балалары туу белән котладылар һәм балаларын тормышындагы– туу турында таныклыкны тапшырдылар.
Дөньяга килү – бу җирдә иң матур могҗизаларның берсе. Ә кайчан дөньяга бер үк вакытта ике сабый дөньяга барлыкка килә - бу могҗизаларның бер могҗизасы. Бу-бәхет, ике язмышка, ике мәхәббәткә, ике йөрәккә тапырланып килгән бәхет...
Бәхетле игезәк балаларның ата-аналар — Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәренең Наталья һәм Владимир Панчевлар.
Аңа туган малай һәм кызлары барлыкка килгәч аларның тормышлары яңа бәхет белән тулыландырды. Чын күңелдән ата-ананы сабый туулары белән котлыйбыз, чын күңелдән сезнең зур гаиләгә иминлек һәм мәхәббәт, бер-берегезгә терәк булуыгызны, бер-берегез белән һәрвакыт янәшәдә булуыгызны теләп калабыз!