Белемне арттыру экскурсиясе

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның 31 гыйнвар көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге бинасында  МБГИ 12 нче номерлы лицей укучылары өчен белемне арттыру экскурсиясе оештырылды. Моңа кадәр укучылар өчен ГХАТ бинасы бәйрәм үзәге кебек күз алдына китерелсә, бүлек белгече Юнысова Светлана Анатолий кызы белән уздырылган әңгәмәдән соң, алар бу бинада бәйрәмнәрдән тыш тагын күп кенә  чаралар алып барылганлыгы турында белделәр. Алар бүлекнең эшчәнлеге, нинди төр акт теркәү  язулары барлыгы, архив материаллары белән, язылышу өчен кирәк булган таләпләр белән таныштылар. Ә инде очрашу азагында яшьләр бинаның тантаналар үткәрелә торган залларын карап уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International