ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Гыйнвар аеның соңгы көнендә  Баулы районы ГХАТ бүлегендә 2017 елның беренче пар игезәкләре теркәлде.

Элек-элекән кешеләрдә  игезәк бала туу вагыйгасы  тирән кызыксыну уяткан.  Игезәкләр туу -  ул бөек алладан килгән бүләк дип санала.

Оганджан һәм Маргарит Карапетян гаиләсенә бу олы  бәхет елмайган: аларның игезәк кызлары - Милана һәм Мари туган. Кечкенәләр тууга гаиләнең өлкән балалары – Диана һәм Ангелина бик шатланганнар, сабыйларны яратып кабул иткәннәр.  

Актаныш районы Татар Суыксу авылы тыл ветераны Латипова Рәшидә Гани кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев һәм Татар Суыксу авылы җирлеге Башлыгы Р.Харисов тапшырды.


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Яшел Үзән муниципаль районының Осиново авылында мәдәни-массакүләм чаралар кысаларында "алтын" юбилярларны тәбрикләделәр.

Александр Васильевич һәм Валентина Алексеевна Власовлар, Вячеслав Сергеевич һәм Людмила Павловна Черемисовлар  ярты гасыр элек гаилә берлеге корып һәм менә инде илле ел барлык проблемаларын бергә киңәшләшеп уңай хәл итәләр. Аларның гаиләләрендә мәхәббәт һәм татулык хөкем итә, бәхетле юбилярларның тормыш гармониясенең сере бер-берсен хөрмәтләүдә һәм аңлауда.

Гыйнварда районның  авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары үтте. Анда район башлыгы Равил Кузюров, район һәм шәһәрнең барлык оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Җыеннарда район башлыгы Равил Кузюров үз чыгышында  еллык эшкә йомгак ясау белән бергә бүгенге көндә алып барыла торган вәзгыять һәм бурычларга тукталды. Җыеннарда  шулай  ук җирле хуҗалык, мәктәп җитәкчеләре, полициянең участок уполномоченные да үз эшләре буенча отчет тоттылар. Һәр  авылда да җыеннар юбилярларны, авыл тормышында актив катнашучыларны тәбрикләүләр белән тәмамланды. 

Районыбызда ялгыз яшәүче, үз парларын, насыйп ярларын табып, туган җирләрендә төпләнеп калып хезмәт итүче яшьләребез өчен оештырылган “Ак җилкән”  клубының чираттагысы 30 январендә Апас районы Кзыл-Тау мәдәният йортында узды.

      Гомумрайон планеркасында 30 нчы гыйнварда Мамадыш районы ГХАТ бүлегенең белгечен Фәния Гаязованы 55 яшьлек юбилее белән котладылар.

 Район башлыгы Анатолий Иванов “Татарстан Республикасының атказанган культура  работнигы“ исеме бирелү белән Фәния Шамилевнаны тәбрикләде, матур хезмәте өчен рәхмәт әйтте һәм озак еллар әле эшләвенә ышанычын белдереп,чәчәк букеты бүләк итте.

Ямбактыда яшәүче Сания Мөстәкыймовага шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Сания Закирҗан кызын тормышындагы әлеге истәлекле вакыйга белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев җылы котлады. Юбилярга традиция буенча РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды һәм Сания апага саулык, җан тынычлыгы, тыныч тормыш теләде.

 2017 елның 25 гыйнвар көненнән, дөньяга килгән яшь балаларга тыныклык белән бергә, әти әниләргә Президентыбыз Р.Н.Миннехановның котлавы да тапшырыла. Минзәлә шәһәрендә яшәүче Мухамедяровлар гаиләсенә бу котлау беренчеләрдән булып тапшырылды. Бу яшь гаиләдә беренче бала булып кызлары – Варвара дөньяга килде. Район буенча гыйнвар аеда 14 бала дөньяга килде, аларның 7 малай, 7 кыз бала. Барлык гаиләләрне дә бу сөенечле вакыйга белән котлыйбыз, исән-сау булуларын теләп калабыз.

Агымдагы елның беренче аенда Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 112 бала тууы теркәлде. Шуларның 59ы малай булса, 53есе – кызлар. Ике тапкыр игезәкләр туу турындагы таныклык бирелде. Беренче гаиләдә ул – малайлар, икенчесендә – кызлар. Иң еш кушылган исемнәр – Тимур, Дмитрий, Илья, Валерия, Арина, София.

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2017 елның 100 нче сабые тууы теркәлде. Егор исемле тупылдап торган малай Бөгелмә бала тудыру йортында 27 гыйнвар көнне 3100 грамм авырлыкта 53 см озынлыкта дөньяга туды. Әти-әни Сергей белән Виктория Александровлар өчен сабый гаиләдә икенче бала булып туган. Егор сәламәт, акыллы, батыр булып үссен, үзенең уңышлары белән һәрчак әтисен, әнисен сөендереп торсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International