Районыбызда ялгыз яшәүче, үз парларын, насыйп ярларын табып, туган җирләрендә төпләнеп калып хезмәт итүче яшьләребез өчен оештырылган “Ак җилкән” клубының чираттагысы 30 январендә Апас районы Кзыл-Тау мәдәният йортында узды. Әлеге чара әңгәмә рәвешендә алып барылды. Мәдәният хезмәткәрләре матур биюләрен, күңелле җырларын бүләк иттеләр. Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде.