Өлкән яшьтәге кешеләр игътибар һәм кайгыртучанлыкны аеруча нечкә сизәләр. Татар Кандызы авылы мәктәбе укучыларының ветераннарны котлаүы өлкәннәр өчен күңелле, әмма көтелмәгән хәл булды. Укучылар Татар-Кандызы авыл җирлеге Башкарма комитеты, мәдәният хезмәткәрләре, җирле ветераннар Советы рәисе белән берлектә юбилярлар Гөлҗиан Солтанованы, Зөлларә Кәримованы, Галия һәм Миннихан Кашаповларны котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Ветераннар балаларның ишегалларын кардан чистартуга ярдәм иткәненә бигрәк тә шатландылар. Юбилярлар укытучыларга һәм ата-аналарга ярдәмчел, тәртипле балалар тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерделәр.
Яңа 2017 елны 1 гыйнварда 16 сәгать 13 минутта дөньяга аваз салган кыз “ачуы” турында хәбәр иткән идек инде. Буада яшәүче Алсу һәм Рәмис Галимовлар өченче сабыйларын 19ында туар дип көткәннәр. Ә ул барысын да шаккатырып һәм шатландырып “беренче” булырга ашыккан. Ике “егеттән” соң көтеп алынган кызга Әминә дип исем биргәннәр.
Район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район ветераннар оешмалары советы рәисе Татьяна Бурумова, социаль яклау бүлеге вәкилләре шәһәрдә яшәүче хезмәт ветераны Нина Клыпинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Кунаклар юбилярга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы теләделәр һәм күп еллар буе намус белән эшләгәне, район үсешенә үзеннән зур өлеш керткәне өчен тирән рәхмәт белдерделәр. Нина Яковлевнага район башлыгының котлау открыткасын, шулай ук күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар.
2016 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районында туу турында 3162 акт теркәлде. Муниципаль районнар арасында 1000 кешегә актлар саны буенча Әлмәт районы дүртенче позициядә. Алтынчы ел рәттән туу турындагы актлар саны үлем актларына караганда күбрәк теркәлгән.
28 нче гыйнвар көнне Мамадыш районында үзенчәлекле бәйрәм - креатив чаналар фестивале булып узды. Бу фестивальнең оештыручылары «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый берләшмәсе белән берлектә Мамадыш районы Башкарма комитеты. Монда республикабызның 15 районыннан килгән төрле креатив чаналар, төньяк боланын курергә була иде.
1 январь көнне Питрәч үзәк район больницысында кыз туды. 4 январь көнне – малай. Барлыгы январь аенда ГХАТ бүлегендә 10 бала теркәлде. 6 малай һәм 4 кыз.
28 январьдә Яңа Чишмә районы ЗАГС бинасында Петропавловка Бистәсендә 55 ел бергә яшәгән Быковлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Регистрация залында бәйрәм рухы, гаилә җылысы хәкимлек итте. Туй маршы астында “килен белән кияү” тантана залына керде. Аларны анда туганнары һәм кунаклар каршы алды.
– 1962 нче елның январеннән башланып киткән гаилә, бүгенгә кадәр тату гомер итә,- дип башлап җибәрде район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алия Мирьякупова.
Азнакай балалар тудыру бүлегендә әһәмиятле вакыйга. 2017 нче юбилей елының гыйнвар аенда туган 7 баланы тантаналы рәвештә чыгу оештырылды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Әлфинур Вазыйх кызы балаларның ата-анасына “Туу турында таныклык” һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән “Котлау хаты” тапшырды. Аның котлауларына башка килгән туган-тумачалар да кушылды.
Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме. 2017 елның 26 январь Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 16 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.
Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме.
2017 елның 25 январь Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 12 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.