Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау папкалары тапшыру

2017 елның 29 гыйнвары, якшәмбе

2016 ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районында туу турында 3162 акт теркәлде. Муниципаль районнар арасында  1000 кешегә актлар саны буенча Әлмәт районы дүртенче позициядә. Алтынчы ел рәттән туу турындагы актлар саны үлем актларына караганда күбрәк теркәлгән. "Сезне чын йөрәктән гаять сөенечле вакыйга – сабыегыз туу уңаеннан котлыйм!” – диеп Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан яшь ата-аналарга юнәлгән котлау сүзләре башлана. 2017 елның 25 гыйнварыннан котлау папкалары һәрбер ата-анага бала туу таныклыгы белән бергә тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International