ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

2017 елнын 26 гынваренда Актүбә бистәсендә күңелле вакыйга булды. Хезмәт сөюче,бәхетле Төхбәтуллиннар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте. 

      27 гыйнвар көнне Ослан муниципаль районының Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яңа туган  баланы тантаналы рәвештә теркәү булды. Бу яшь гаилә- Шигабиев гаилəсе,  Фиркəт улы Радик һәм  Сергей кызы Светлананың кызлары  туды, аңа Аделина исеме куштылар.

ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Наталья Кадыйрова бәхетле ата-аналарны  чын күңелдән котлап, беренче дəүлəт документы - туу турында таныклык һəм Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Миңнеханов исеменнəн йомшак уенчык тапшырды.

24-25 гыйнварда Әлмәт муниципаль районында халыкка дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче белгечләр өчен тренинг узды. “Нәтиҗәле коммуникацияләр” темасына узган тренингның төп максаты – дөрес аралашу, үзеңне һәм башкаларны яхшырак аңлый белү булды. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре әлеге чарада аеруча актив катнашты.

Актаныш муниципаль районында 2016 ел нәтиҗәләре буенча ял һәм хезмәт бәйрәме үткәрелде. Төрле өлкәләрдә хезмәт куючылар ул көнне бәяләнделәр. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннихановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңа әлеге мәртәбәле бүләкне муниципаль район башлагы Ф.М.Камаев тапшырды.

Болгарда яшәүче Ирина белән Владимир Ергачевларның гаилә коруларына бу көннәрдә кырык ел тула. Ахак туй – гаилә тормышында истәлекле вакыйга, бу вакыт эчендә алар зур сынаулар аша, иңгә-иң куеп, бергә үткән...

2017 елның 17 нче гыйнвар көнендә “Шәһәрнең балалар перинаталь үзәге хастаханәсендә”, яңа елдан соң беренче тапкыр, булачак әниләр өчен Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре беренче дәрес үткәрделәр.

    27 январь көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче Любовь Иван кызы Кириллова гомеренең  туксанынчы кышын каршы алды. Ул буген матур котлау сүзләре һәм бүләкләр кабул итте. Юбилярны котларга аның күп санлы коллегалары, якыннары килде. Ул 15 яшендә Урыссу химзаводына эшкә килә һәм пенсияга чыкканчы шунда эшли. Ветеранны  район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.

2017 нче елның 27 гыйнварында шәһәрнең Перинатал үзәгендә №200 санындагы акт язуы теркәлгән.

     Ютазы районы Урыссу бистәсендә   яшәүче Ленинград блокадасында  катнашучы, хезмәт ветераны Мария Сомованы котладылар. Аңа бу көнне бик күп матур сүзләр әйтелде һәм теләкләр теләнде.Тормыш иптәше белән алар 2 кыз үстерделәр. Аны бу көнне район ГХАТ хезмәткәрләре дә котлады.

2017 елның 27 гыйнвар көнендә Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә Киселевлар гаиләсендә “алтын” туй тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International