27 январь көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче Любовь Иван кызы Кириллова гомеренең туксанынчы кышын каршы алды. Ул буген матур котлау сүзләре һәм бүләкләр кабул итте. Юбилярны котларга аның күп санлы коллегалары, якыннары килде. Ул 15 яшендә Урыссу химзаводына эшкә килә һәм пенсияга чыкканчы шунда эшли. Ветеранны район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.