Актаныш муниципаль районында 2016 ел нәтиҗәләре буенча ял һәм хезмәт бәйрәме үткәрелде. Төрле өлкәләрдә хезмәт куючылар ул көнне бәяләнделәр. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева күп еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннихановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңа әлеге мәртәбәле бүләкне муниципаль район башлагы Ф.М.Камаев тапшырды.