2017 елнын 26 гынваренда Актүбә бистәсендә күңелле вакыйга булды. Хезмәт сөюче,бәхетле Төхбәтуллиннар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте. Алар - Актүбәдә иң хөрмәтле гаилә. Хәзерге вакытта 3 малаена, 7 оныгына һәм 5 оныкчыларына сөенеп яшиләр. Юбилярларны Актүбә бистәсе Башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары И.Мөхәммәтҗанов һәм алып баручы белгече Л.Шаһидуллиналар котладылар, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар. Бу үрнәк гаилә Мактау китабында өченче тапкыр инде имзасын куйды.