Түбән Кама муниципаль районың ГХАТ идарәсендә химиклар династиясенең «Алтын» юбилее үтте

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

     2017 елның 27 гыйнвар көнендә Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә Киселевлар гаиләсендә “алтын” туй тантанасы узды.

     Никах Сараенда бу бәхетле көндә юбялярларның якыннары, туганнары, хезмәттәшләре җыелганнар иде.

     ГХАТ Идарәсе белгечләре Надежда Тихон кызы һәм Петр Арсентий улынын чын күңелдән юбилейлары белән котладылар, аларга нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, ЗАГС Идарәсенең Мактаулы актын тапшырдылар. Шулай ук Киселевлар гаиләсе Мактаулы китапка кулларын куйдылар.

     Надежда Тихон кызы һәм Петр Арсентий улының хезмәт эшчәнлеге Түбән Каманың “Нефтехим” заводында башлана. Уллары Андрей һәм Александрда,  гаилә традициясе буенча, шул ук заводта эшлиләр. Гаиләнең предприятиедә гомуми хезмәт стажы 146 ел!

    Киселевлар гаиләсенең хезмәт сөючәнлеге, актив тормыш позициясе, ихтыяры, максатчанлыгы ,–яшь буын өчен һәрвакыт үрнәк булып торсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International