24-25 гыйнварда Әлмәт муниципаль районында халыкка дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче белгечләр өчен тренинг узды. “Нәтиҗәле коммуникацияләр” темасына узган тренингның төп максаты – дөрес аралашу, үзеңне һәм башкаларны яхшырак аңлый белү булды. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре әлеге чарада аеруча актив катнашты.
Аралашу вакытында тренер Евгений Фарносов, конфликтлы ситуацияләрне булдырмас өчен, аралашу серләрен практик мисалларда яктыртты. ГХАТ Идарәсендә гаилә корудан тыш, үлү, аерылышу, югалган документларны яңадан ясату, документларда хаталарны төзәтү кебек актлар да төзелә. Күп кенә очракта, кешеләр үзләренең негатив энергиясен ГХАТ хезмәткәрләренә “чәчә”. Мондый очракларда үзеңне ничек кулда тотарга, рухи көчеңне ничек бетермәскә? Әлеге сорауларга тренинг психологы җавап бирде.
Тренинг ахырында ГХАТ Идарәсенең барлык хезмәткәрләре дә ООО “Джи Эм Си Консалтинг” сертификатлары белән бүләкләнде.