2017 нче елның 27 гыйнварында шәһәрнең Перинатал үзәгендә №200 санындагы акт язуы теркәлгән.
“Юбилелы” сабый булып Насибуллинннар гаиләсендәге кыз бала булган. Ата-ана балага “Самира” дигән исем кушканнар, тәрҗемәдә әлеге исем “юмарт” дигәнне аңлата. Гаиләдә тагын бер кеше барлыкка килүгә сабыйның абыйсы Амир аеруча да шатланган.
Сабыйның беренче документын, туу турында таныклыкны тапшырганда, ГХАТ Идарәсе белгечләре шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткерделәр. Шулай ук яшь ата-аналарыга уңышлар, иминлек теләделәр.