Креатив чаналар фестивале

2017 елның 28 гыйнвары, шимбә

          28 нче гыйнвар көнне Мамадыш районында үзенчәлекле бәйрәм - креатив чаналар фестивале булып узды. Бу фестивальнең оештыручылары «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый берләшмәсе белән берлектә
Мамадыш районы Башкарма комитеты. Монда республикабызның 15 районыннан килгән төрле креатив чаналар, төньяк боланын курергә була иде.
           ГХАТ булеге хезмәткәрләре дә бу бәйрәмдә булдылар. Алар үзләре белән шушы көнне никахларын теркәгән Ибраһимовлар гаиләсен алып килделәр. Яшь парлар чаналарда шудылар һәм телевидениега мәгълумат бирделәр. Бәйрәм кунаклары һәм катнашучылары яшь парларны котлап ,бәхетле, тигез  тормыш теләде. Әлбәттә яшьләр өчен бу көн мәңге истә калачак. Без дә үз чиратыбызда онытылмас хисләр, тәэсирләр һәм яхшы кәеф белән кайтып киттек. Мондый үзенчәлекле бәйрәм өчен оештыручыларга рәхмәт белдерәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International