Баулы районында юбилярларны котладылар

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләр игътибар һәм кайгыртучанлыкны  аеруча нечкә сизәләр. Татар Кандызы авылы мәктәбе  укучыларының  ветераннарны котлаүы өлкәннәр өчен  күңелле, әмма көтелмәгән хәл булды. Укучылар Татар-Кандызы авыл җирлеге Башкарма комитеты,  мәдәният хезмәткәрләре, җирле ветераннар Советы рәисе белән берлектә юбилярлар  Гөлҗиан Солтанованы, Зөлларә Кәримованы, Галия һәм Миннихан Кашаповларны котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Ветераннар балаларның ишегалларын кардан чистартуга ярдәм иткәненә бигрәк тә шатландылар. Юбилярлар укытучыларга һәм ата-аналарга  ярдәмчел, тәртипле балалар  тәрбияләгән  өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International