Юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Ямбактыда яшәүче Сания Мөстәкыймовага шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Сания Закирҗан кызын тормышындагы әлеге истәлекле вакыйга белән район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев җылы котлады. Юбилярга традиция буенча РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды һәм Сания апага саулык, җан тынычлыгы, тыныч тормыш теләде.

Авыр сугыш еллары михнәтләрен күп күргән ветеран үткәннәр турында дулкынланып искә алып сөйли. Ул кадәр авырлыкка ничек түзелгән икән? Сания апа хуҗалыкта төрле эшләрне карусыз башкарган, фермада сыерлар да сауган. Беркайчан сынатмаган. Ире белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

Тантанада катнашкан район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, Ямбакты авыл җирлеге башлыгы Ринат Гафуров, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары Сания апага тыныч картлык, нык исәнлек, киләчәк юбилейларны каршыларга насыйп булсын иде, дигән җылы теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International