Туган балаларның 8- малайлар, 13- кызлар. 6 бала гаиләдә беренче булып, 5 – икенче, 6- өченче булып , 4 – дүртенче булып туды. Бер гаиләдә игзәк балалар туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемләр кушалар. Мәсәлән, гыйнвар аенда Ульяна, Наталья, Софья, Мәликә, Гөлназ, Матвей, Руслан, Данияр, Заһид дигән исемнәр бирделәр. Ә гыйнвар аеның иң популяр исемнәре Радмир һәм Ясминә булды.
Гыйнвар аенда ГХАТ бүлегендә 12 язылышу турындагы акт, 16 – аерылышу турындагы акт, 6 – баланың атасын билгеләү турындагы, 2 уллыкка алу турындагы акт, 40- үлү турындагы актлар төзелде.