Тәтеш авыл хуҗалыгы педколледж базасында 31 январь көнне “Гаилә – ул бәхет ачкычы” дип аталган түгәрәк өстәл формасында чара үткәрелде. Әлеге чара райондагы аерылышучы парлар санын киметүгә юнәлдерелгән иде.
Югары курс студентлары ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, суд һәм прокуратура органнары, дин вәкилләре, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау хезмәткәрләре белән очраштылар.
Чарада гаилә кору, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, аерылышу сәбәпләре, мөселман һәм христиан диннәренең әлеге хәлләргә карата булган карашлары һәм шул темага карата булган мөһим сораулар каралды.