Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, үткән елда буалы әти-әниләр улларына Кәрим, Самат, Әмир, Ислам, Айнур, кызларына Ясминә, Арина, София, Азалия, Валерия исемнәрен иң еш кушканнар. Сирәк бирелгәннәре – Айзат, Айназ, Альмир, Амаль, Андрей һәм Аделя, Адилә, Айгөл, Айлина, Алла. Быел да кызлардан Ясминә “алда бара”, ир балаларга күбрәк Роман исемен сайлыйлар.