Аяк баскан елның беренче ае төгәлләнде. Гыйнвар аенда эш көннәре гадәттәгедән азрак исәпләнсә дә, никах рәсмиләштерүдә бу ай уңдырышлы булды. Гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 45 яңа гаилә туды. Бу көн яшьләр өчен иң истәлекле вакыйга булып хәтердә уелып калсын, ә никахлары ныклы, бәхетле булсын.