2017 елның 3 февралендә Түбән Камада яшәүче Шигапова Миңсылу Шәфигулла кызына 100 яшь тулды.
2017 елның 2 нче февралендә Буа муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “Буа районында һәм Татарстан Республикасында ЗАГС хезмәтенең 2016 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2017 елга эш планнары турында” темасына авыл җирлекләре секретарьлары катнашында киңәшмә үткәрелде. Монда барлык 30 авыл җирлеге секретаре килгән иде. ЗАГС бүлеге начальнигы Шагалиева Эльвира Радиковна узган 2016 ел эш нәтиҗәләре, быелгы елда район һәм Республика рамкаларында алда торган бурычлар, планнар белән таныштырды.
Үткән гыйнвар аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 29 сабый теркәлде: 18 малай һәм 11 кыз. Иң кечкенә бала 1050, ә иң зуры – 4200 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 41 яшь.
Гыйнвар аенда иң популяр исемнәр Виктория, Никита.
2017 елның беренче ай нәтиҗәләре буенча Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 125 туу турында һәм 51 язылышу турында акт теркәлгән.
2017 ел гыйнвар аенда иң популяр ирләр исеме-Егор, хатын-кызлар арасында - София исеме булды.
Һәр елның февраль аенда Балтач районының үтеп киткән ел дәверендә мөселманча иң матур исемнәр кушкан имамнарны ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзе тикшереп, үзе бүләкли. Узган елда туучылар турында мәгълүматларны өйрәнеп, Җәлил хәзрәт исемлек төзегән. “Үткән ел имамнарыбыз кушкан исемнәр арасында 13 исем мәгънәсез булып чыккан.. Шулай да шәригатькә туры килмәгән исемнәр кушу очраклары кими бара. Алайса, аннан алдагы елда шундый 25 исемгә юлыктык, кәеф бик киткән иде”, – ди хәзрәт.
Бөек Ватан сугыш ветераны Мирзаханов Мирзарип Мирзахан улын 90 яшьлек юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдаева һәм Воровский авыл Җирлеге башлыгы Сергей Юдин тәбрикләде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
10 нчы сыйныф укучылары катнашты.
1 февраль 2017 елда Апас районы хакимиятенең зур утырышлар залында гыйнвар аенда 14 яше тулган егет һәм кызга тәүге паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Бу чара балалар күңелендә бик озак сакланыр әле. Аларның шатлыгын бүлешергә әти-әниләре, якыннары да килгән иде. Кулларына шәхесне раслаучы беренче документ алган балаларның әти-әниләре, туганнары аларга үз бүләкләрен һәм чәчәкләр тапшырдылар. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, миграция хезмәте, яшьләр эше һәм спорт бүлеге, ЗАГС бүлеге яшьләргә иң изге теләкләрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Чара район хакимияте, туган якны өйрәнү музее, район мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән узды.
31 нче гыйнвар көнне 10 номерлы “Миләшкәй” балалар бакчасында Татарстан Республикасы Менделеев районының балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында “Гаилә талантлары -2017” исемле район фестиваль- конкурсы булып узды. Чараны “Һәрвакыт булсын кояш !” исемле әдәби-музыкаль композиция ачып җибәрде. Фестиваль – конкурс “Гаиләнең визит карточкасы”, “ Хыяллар тормышка аша”, “ Безнең гаиләнең яраткан ашамлыгы”, “Мине аңла”, “Безнең гаилә талантлары” дип аталган 5 этаптан уздырылды. Конкурсны матбугат хезмәткәрләре катнашында укытучылардан торган жюри бәяләде.
Дәрес психолог белән атна саен уза.